,
search took 0.001 sec. Search results
- Кайчандыр дөрләп янып киткән мәхәббәт учагының корымы да калмаячагын кем уйлаган? // Source: http://kiziltan.ru/
- Гаилә башлыгы, авыр хәлдән чыгу юлларын эзләп, Себер якларына китәргә карар итә. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ике баланы аякка бастырырга кирәклеген ата-ана яхшы аңлый. // Source: http://kiziltan.ru/
- Себердә чакта чираттагы рейска чыккач, Габдулла, юлда йоклап китеп, авыр йөк машинасы белән әиңел автомобиль өстенә барып менә. // Source: http://kiziltan.ru/
- Бер кешенең гомере өзелә. // Source: http://kiziltan.ru/
- Дүрт елдан соң, амнистиягә эләгеп, туган авылына кайткач, бәхетсез ирне бары тик ялгыз әнисе көткән булып чыга. // Source: http://kiziltan.ru/
- Зур кызы Ләйсәннең кияү белән никах табынын үткәргәндә:” тюремщикларга монда урын юк”, — дип, әти кешене әниле-кызлы куып чыгаралар. // Source: http://kiziltan.ru/
- Шул ук төнне яшәү мәгънәсе тапмаган Габдулланың куллары чарасыздан бауга үрелә … // Source: http://kiziltan.ru/
- Зират коймасына тотынып, үксеп-үксеп елаган әнисе Сания апаны күргән һәркемнең йөрәге әрнегәндер. // Source: http://kiziltan.ru/
- ә нибары өч көннән соң Габдулла төзегән йорт капкасы төбенә берсеннән-берсе зәвыклы туй машиналары килеп туктый. // Source: http://kiziltan.ru/